«Татар моңы» бәйгесенең жюри әгъзасы Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров быелгы сайлап алу турлары, яшьләр турында үз фикерен белдерде һәм киңәшләрен җиткерде.
- Жюри әгъзасы буларак быелгы “Татар моңы” бәйгесе турында сез нинди фикердә?
- Мин быел да, теге елны да жюрида утырдым. Бу конкурста быел бик шатландыргыч күренеш: 15-25 яшьтәге катнашучылар арасында бик талантлылары бар. Безнең талантларыбыз арта тора. Күбесе ул номинацияләрдә беренче тапкыр катнаша. Күбрәк шуларга игътибар итәбез, чөнки 21-35 яшьтәге номинациядә берничә тапкыр килүче конкурсантлар да бар. Үзләренең әзерлекләрен күрсәтәләр. Аларның үсешләре болай да сизелә. Димәк, алар конкурска ныклап әзерләнәләр. Шулай да зур теләк белән әйтәсем килә: тагын да ныграк әзерлек белән катнашырга кирәк. Эстрада җырын җырлыйлармы алар, халык җырынмы, әгәр дә ул электрон аранжировка белән икән, миңа калса аерым менә шушы конкурска дип бик тырышып, аранжировкалар, оркестровкаларны яхшырак сыйфатта эшләтергә кирәк. Конкурсантларның җитдирәк караш булырга тиеш.
Бәйгенең географиясенә килгәндә, ул быел тагын да артты. Лондоннан килделәр. Үзбәкстан, Казахстан, Кытай, Чехиядән дә катнашучылар бар. Без бәхетле халык, бәхетле милләт. Безнең милләтләшләребез дөньяның төрле якларына таралышканнар. Анда үзебезнең телебезне, моңыбызны онытмыйлар, җырлап яшиләр. Үзләрендә генә җырлап калу түгел, Казанга килеп, көч сынашалар. Бу, әлбәттә, бик шатландыра.
- Узган ел белән чагыштырганда нинди аермалар бар дип уйлыйсыз?
- Узган ел белән аермасын бик сизеп бетермим. Бары географиясендә генә сизелә. Мондый бәйгеләрдә катнашучы яшьләрнең күбәюе тагын да шатландыра.
Комментариев нет:
Отправить комментарий