Нефтьне өчпомакка алмаштыру нәрсәгә китерә?


Ул үзе тумышы белән Самара өлкәсеннән. Туган авылы Камышлыны Самараның кечкенә генә Татарстаны, дип атый ул. «Әти-әнием мәдәният өлкәсендә эшләгәнгә, иҗади мохиттә тәрбияләндем. Балачакта иң яраткан уенчыкларым микрофон белән музыка уен кораллары иде. Мәктәптә укыганда Майкл Джексон биюләре белән мавыга башладым. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсендә тулысы белән аның биюен кабатладым», – дип искә ала ул.тубэтей




Соңгы елларда кулланучыга татар милли киемнәрен, бизәкләрен, ашларын яңа, заманча форматта тәкъдим итү популярлашты. Беренче милли, хәләл фаст-фуд челтәрен ачучыларның берсе – яшь эшкуар Солтан Сафин, «Түбәтәй» проектының киләчәктә фаст-фуд юнәлешендә эшли торган эре оешмаларга көндәш була алыр, дип өметләнә.
«Кечкенә ватаным иде»
Мәктәп һәм студент елларында Майкл Джексон биюләре белән мавыккан, соңыннан Согуд Гарәбстанындагы иң эре нефть оешмаларының берсендә эшләгән татар егетенең милли ризыкларны фаст-фуд форматында дөньяга танытырга теләве игътибарга лаек, әлбәттә. «Балачакта андый хыялым юк иде. Абыйларым геолог-нефтьче булырга юл күрсәтте. Әти-әнием мәдәният йортында эшләде. Әби-бабайларым – укытучы һәм аш-су осталары иде», – ди Солтан, тәгам өлкәсенә очраклы килеп керүен ассызыклап.
Казанга укырга керү теләге 2006 елда «Изге Болгар серләре» дип аталган лагерьда барлыкка килә. Чит төбәкләрдәге татар яшьләрен башкаланы күрсәтергә дип, ике көнгә Казанга чакыралар. Казан дәүләт университетында булганнан соң, андагы мохитне, төрле илләрдән килгән студентларны күреп, һичшиксез шунда белем алырга ниятли Солтан. Әти-әнисе Самарада калырга өндәсә дә, университетка геология юнәлешенә укырга керә.
Бер урында гына утырып тора алмаган, кызыксынучан егет уку белән генә чикләнми, билгеле. «Казанга килгәч иҗади тормыш белән яши башладым. Студент еллары вакыйгаларга бай булды: баштанаяк геологиягә чумдым, Себергә барып чыганакларны өйрәнә идек. Фитнес үзәкләренең берсендә бию дәресләре алып бардым, бер төркемдә үзем дә биедем. Тормышта үз юнәлешемне таптым дип уйлаган идем. Ләкин бер вакыйгадан соң бөтен нәрсә тамырдан үзгәрде».
  Әкияти тормышта
– Укыган вакытта Кытайда практика үтү турында белештем һәм икенче елны Америка-Кытай нефть оешмасына стажировкага киттем. Шунда бер Кытай егете белән дуслаштым, ул миңа Согуд Гарәбстанындагы KAUST институты турында сөйләде. «Бу уку йортында Нобель премиясе лауреатлары үзләре белем бирә. Институт Кызыл диңгез яр буенда урнашкан. Монда уку һәм фән белән шөгыльләнү өчен дөньяның сиксән биш иленнән иң яхшы студентлар килә», янәсе. Күңелемдә шушы диңгез буенда урнашкан уку йортына бару теләге туды.
Соңгы курста халыкара нефть оешмасына геофизик вазифасына һәм шул ук вакытта KAUST институтына да гариза юлладым. Эшкә чакыруны тиз җибәрделәр, инде чемоданнарны тутырып, очарга әзерләнеп йөргәндә генә электрон почтага KAUSTтан магистратурага чакыру кәгазе килде. Үз күзләремә үзем ышанмадым, ике атна буе икеләнеп йөрдем. Ахыр чиктә уку йортын сайладым.
Русия вузларын бетерүчеләргә анда керү кыен түгел. Мин, гариза язып, документларны җибәрдем, әңгәмә үттем, тест, резюме яздым. Укучыларның яшәү, ашау өчен кирәк булган бөтен чыгымнарын уку йорты үзе каплый һәм шактый күләмдә стипендия дә түли булып чыкты.
Ел ярым әкияти тормыш белән яшәдем. Минем фәнни җитәкчеләрем планетаны модельләштерү белән шөгыльләнүче Нобель премиясе ияләре иде. Алар белән аралашканда синең дөньяга карашың көнләп, сәгатьләп түгел, ә минутлап үсеш-үзгәреш кичерә, – дип искә ала Солтан ул чордагы гаҗәеп кичерешләрен.
Уку төгәлләнеп килгәндә, Согуд Гарәбстаны короле институтында яшь белгечләр өчен вакансия ярминкәсе оештырыла. «Аллаһ Тәгаләгә шөкер, миңа тагын бәхет елмайды. Бөтен нефтьчеләрнең хыялы булган «Saudi Aramco» оешмасына әңгәмәгә чакырдылар. Икенче тапкырдан эшкә алындым».
Зур проектлар өчен зур корбаннар кирәк
«Монда эшләгәндә күңелемдә студент елларыннан калган хыял йөрде. Ни өчен соң Татарстанның үз милли ризыклары белән тиз ашау системасы юк? – үз-үземә әнә шул сорауны еш бирә идем. Бер юлы, дустым Айнур Камалиев белән фитнестан кайтканда, шул турыда сөйләшеп киттек һәм бу юнәлештә үзебез эш башларга ниятләдек. Сәяхәтләр вакытында ниндидер тәҗрибә дә тупладым. KAUSTта укыганда безгә фәнни яктан гына үстереп калмыйча, бизнес өчен файдалы булган белем дә бирделәр».
Ел ярым Согуд Гарәбстанында эшләгәннән соң, 2015 елда Солтан Казанга кайта. «Зур проектларны тормышка ашыру өчен, һәрвакыт зур корбаннар кирәк, – ди ул. – Билгеле, әти-әнием башта бераз куркып калды. Бу эштән нәрсә килеп чыгасы билгеле түгел бит. Шулай да: «Син нәрсә сайласаң, без шуңа риза булырбыз», – диделәр.
27 яшендә үзен төрле юнәлешләрдә сынап караган Солтан: «Без әзер булгач, һәрбер нәрсә үз вакыты белән килә, – ди. – Шуңа тормышымда ниндидер кискен үзгәрешләр булды, дип әйтә алмыйм. Хәзергә безнең максат – хәләл таләпләренә туры килгән татар милли ризыкларын Татарстанның бренды дәрәҗәсенә күтәреп, кулланучыга тәкъдим итү. Бу юнәлештә планнар шактый, әле эшлисе дә эшлисе. Аннан соң нәрсә язганын күз күрер».
Кыска вакыт эчендә уңышка ирешүнең серен Солтан Сафин гади генә, Хөсни Кәрим сүзләре белән аңлата: «Халык өчен эшләгән эшләр үзең өчен дә файдалы».
 Үз эшеңне башлаганда нинди хаталарны кабатламаска?
Яшь эшкуарлар өчен Солтан Сафиннан 7 киңәш.
  1. «Идея бар, ничек эшләргә кирәклеге аңлашыла, башлагач, күз күрер!»
Күпләр эш башлаганда нәкъ менә шулай фикер йөртә. Ә бизнес уңышлы булсын өчен барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Керем һәм чыгымнарны исәпләү, бизнес моделен төзү, команданың эшләү рәвешен, кемнең нәрсә өчен җавап бирәчәген алдан ук күзаллау мөһим!
  1. Әлеге проекттан сез нәрсә өмет итәсез?
Еш кына без ниндидер эшкә кызык тоелганга, яисә дустыбыз чакырганга тотынабыз. Әлеге проектның сезнең тормыш өчен әһәмияте нинди соң? Бу эш үзегез куйган максатларга ирешергә ярдәм итәрме? Шул хакта уйланыгыз!
  1. Дусларыгыз белән эш башлыйсыз икән, максатыгыз бер булырга тиеш.
Бер иптәшегез бер төрле максат куйса, икенчесе икенче төрлене, эшегез Крылов мәсәлендәге аккош, кысла һәм чуртанны хәтерләтәчәк. Максат бер булырга тиеш!
  1. «Дусларымны әйбәт беләм, күптән аралашабыз. Барысы да яхшы булачак!»
Яхшы дус – яхшы хезмәттәш дигәнне аңлатмый. Дустыгызның компетентлыгы башкарачак эшенә туры килергә тиеш. Билгеле, бер-берегезгә ышану, үзара аңлашу, дуслык бар. Ләкин дустыгыз үзенә йөкләнгән эшне башкарып чыга алмаса, шактый гына уңайсыз хәлгә калуыгыз бар!
  1. Дустыгызның шәхси, психологик үзенчәлекләре бергә эшләү өчен туры киләме?
Командада, мәсәлән, әйдәп баручы лидер, яңа фикерләр, идеяләр авторы, финанс яктан тәэмин итүче яки реклама өчен җавап бирүче була. Эшнең башында торучылар бер-берсен илһамландырып, тулыландырып торырга тиешләр. Командадагы мохит тә, эшнең нәтиҗәсе дә шуңа бәйле.
  1. Партнерлар арасында бурычлар һәм вазифалар дөрес бүленгәнме?
Бу мәсьәләләр хакында алдан ук ачыктан-ачык сөйләшү кирәк. Йөкләнгән вазифа белән мөмкинлекләр туры килергә тиеш. Уртак бизнес ачканда һәрберегезнең бу эшкә керү, чыгу шартларын да алдан ук хәл итегез.
  1. «Әйдәгез, баштан ук бөтен нәрсәне эшлик! Аннан соң булырга мөмкин».
Эшне яңа гына башлап җибәргәндә, бөтен нәрсәгә бер юлы барып ябышырга ашыкмагыз. Үсеш адымнарын әһәмиятеннән чыгып бер-бер артлы төзегез.

Беренче татар вайнеры (ВИДЕО)



Инстаграмда вайнерлар, блогерлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артканнан-арта баралар. Беренча татар блогеры — Татар малай икәнлеген барлык татар яшьләре дә беләдер. Ә беренче татар вайнеры кем икән? Искәндәр Гайсин үзен  беренче татар вайнеры дип атый. Әйдәгез, аның белән якыннан танышыйк.
zbiz_nhwunw
Искәндәр Гайсин
Үзбәкстанда Ташкент өлкәсендә туган, Нурлат районы Көрнәли Әмзә авылына күчеп, 3 ел яшәгәннән соң, Нурлат шәһәренә күченә.
И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укый. Беренче курсны тәмамлагач, хәрби хезмәткә китә. Хәзерге вакытта,  көллияттә икенче курсны тәмамлап, Бөтендөнья татар конгрессының делегаты булып эшли.
-Искәндәр, беренче видеоларныңны кайчан төшерә башладың? 
-Видеоларны күптәннән төшерәм, тик аларның монтажлары бик югары дәрәҗәдә түгел иде. 2016 елның кышыннан төшергән видеоларны эшкәртү өчен программа тапкач, аны өйрәндем дә, кызыклы хезмәткә чумдым. Хәзер башка блогерлар  белән элемтәдә торам. Бер-беребезгә реклама, репостлар  ясыйбыз.
-Видеолар төшерү өчен илһам каян аласың? Бәлки, сиңа «илһамия» киләдер?
-Мине татар җырлары илһамландыра. Моңсу җырлар тыңлаганнан соң башка ниндидер кызык идея килә. Аннары шуны тормышка ашырам. Кайвакыт әти-әнием дә, шундый видео яздыр, болай эшләп кара, дип киңәшләр бирә.
-Видеоларны төшерергә сиңа кем ярдәм итә?
-Беренче чиратта, дуслар. Кайвакыт танышлар арасында вакытлары булганнар яки видеода катнашырга  теләкләре булганнар да төшә.
-Бер видеоны төшерергә күпме вакыт кирәк?
-Бер видео төшерү өчен күп көч сарыф ителә. Төшерү 4-5 сәгать вакытны алса, монтажга 5-6 сәгать вакыт китә. Мин аларны төшергәч, шул ук көндә нәтиҗәсен дә күрәсем килә, алайса көне буе күңелем тыныч түгел, йоклый алмыйм.
Искәндәрнең яраткан вайны: 
-Тәнкыйть сүзләре ишетеләме?
-Тәнкыйтләп язылган бер-ике язмага тап булдым, тик аларга аерым игътибар итмәдем. Тәнкыйтькә тыныч карыйм.
-Киләчәккә нинди планнар  корасың?
-Төрле типтагы, жанрдагы, форматтагы видеолар төшерәсем килә. Мин бит әле җырлыйм да. Ул минем төп эшем, ә вайннар төшерү — хоббием.
Хәзер татар вайнерлар күбәеп бара. Мин аларның инстаграмга беренче видео куйган вакытлары белән, үзем куйган вакытны чагыштырып карадым да, шундый нәтиҗәгә килдем: мин аларга караганда вайнны беренчерәк куйганмын булып чыкты. Шулай итеп, мин үземне беренче татар вайнеры дип яздым.
-Искәндәр, синнән тагын да күбрәк, кызыграк видеолар көтеп калабыз. Җыр өлкәсендә дә сиңа зурдан-зур уңышлар телибез.
Дуслар, инстаграм битендә Искәндәр куйган соңгы видеоны да карагыз. Көн буена җитәрлек позитив алырсыз. 

Ике татар көрәшә (ВИДЕО)



Татарча көрәш буенча Татарстан чепмионатында Кукмара егете Айнур Нәҗмиев беренче әйләнештә төп фаворитларның берсе Илдар Гыйниятуллинны отты. Ә менә Ренас Кәлимуллинга оттырды. Карыйбыз:

Талантлар - буа буарлык...


«Татар моңы» бәйгесенең жюри әгъзасы Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров быелгы сайлап алу турлары, яшьләр турында үз фикерен белдерде һәм киңәшләрен җиткерде.
  • Жюри әгъзасы буларак быелгы “Татар моңы” бәйгесе турында сез нинди фикердә?
  • Мин быел да, теге елны да жюрида утырдым. Бу конкурста быел бик шатландыргыч күренеш: 15-25 яшьтәге катнашучылар арасында бик талантлылары бар. Безнең талантларыбыз арта тора. Күбесе ул номинацияләрдә беренче тапкыр катнаша. Күбрәк шуларга игътибар итәбез, чөнки 21-35 яшьтәге номинациядә берничә тапкыр килүче конкурсантлар да бар. Үзләренең әзерлекләрен күрсәтәләр. Аларның үсешләре болай да сизелә. Димәк, алар конкурска ныклап әзерләнәләр. Шулай да зур теләк белән әйтәсем килә: тагын да ныграк әзерлек белән катнашырга кирәк. Эстрада җырын җырлыйлармы алар, халык җырынмы, әгәр дә ул электрон аранжировка белән икән, миңа калса аерым менә шушы конкурска дип бик тырышып, аранжировкалар, оркестровкаларны яхшырак сыйфатта эшләтергә кирәк. Конкурсантларның җитдирәк караш булырга тиеш.
Бәйгенең географиясенә килгәндә, ул быел тагын да артты.  Лондоннан килделәр. Үзбәкстан, Казахстан, Кытай, Чехиядән дә катнашучылар бар. Без бәхетле халык, бәхетле милләт. Безнең милләтләшләребез дөньяның төрле якларына таралышканнар. Анда үзебезнең телебезне, моңыбызны онытмыйлар, җырлап яшиләр. Үзләрендә генә җырлап калу түгел, Казанга килеп, көч сынашалар. Бу, әлбәттә, бик шатландыра.
  • Узган ел белән чагыштырганда нинди аермалар бар дип уйлыйсыз?
  • Узган ел белән аермасын бик сизеп бетермим. Бары географиясендә генә сизелә. Мондый бәйгеләрдә катнашучы яшьләрнең күбәюе тагын да шатландыра.

Әби һәм контакт




– Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә «Вконтакте»га кертәбез!
Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана «черт» иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады:
– Әби, «контакт»та «страничка»ңны булдырабыз, син ризамы?
– Әллә ниләр турында сөйлисең, кызым. Миннән көлүеңме инде бу? – Маһибәдәр карчык, юеш кулын алъяпкычка сөртеп, аптыраулы карашын оныгына төбәде.
– Әбекәем, әйдә, кил әле монда! – Диана әбисен ноутбук янына өстерәп китерде. – Менә, күрәсеңме, бу минем «страничка». Менә монысы – мин, бусы да мин… Ой! Бусын сиңа карарга ярамый… Бусын да ярамый… Ә менә болар – минем дусларым!
– Бәрәкалла! – дип бот чапты Маһибәдәр карчык. – Югары оч Йосыфның бандит оныгы түгелме соң бу? Ул да синең дустыңмыни?
– Бандит түгел… Эдик әйбәт малай. Ә Рамил абыйларның үрдәкләрен ялгыш таптатты ул. Тормоз белән газны бутаган… Ярар, әби, әйдә, серьезный эшкә күчик. Кил, утыр яныма! Ки күзлегеңне. Башта фотоңны куябыз. Вә-ә-т! Син ул әби, син… Фотоаппарат виноват түгел синең шундый булуыңа. Ну, ошамаса, алыштырырбыз. Берәр агачны кочаклап төшәрсең…
Маһибәдәр әби берни аңламый иде. Оныгының кыланмышларына карап, йә кеткелдәп, йә аптырабрак утыра бирде.
– Ә хәзер сиңа статус уйлыйбыз, әби… – Диана күзләрен челт-челт йомгалап алды да, кинәт нәрсәнедер исенә төшереп, ашыга-ашыга клавишаларга баскаларга тотынды: «Только встретив настоящего парня, ты понимаешь, как ты ошибалась раньше, называя кого-то лучшим…»
– О-о-о, әбекәем минем… Мондый статус беркемдә дә юк! Шәп бит, ә? Ярар, яратып укыган китабыңны әйт…
– И-и-и, кызым, китап укымаганыма биш былтыр. Шул, «численник»ны гына караштырам инде хәзер.
– Әни күкәй төрергә дип алып кайткан «Себерке»не дә укыштырасың түгелме соң син, әбекәем?.. Ярар… Тә-ә-әк, «Семейное положение»ңны сораган монда.
– Нинди положение инде, балам, Харис бабаңның үлгәненә тугыз ел, урыны оҗмахта булсын, мәрхүмкәемнең, – Маһибәдәр карчык яулык очы белән күз яшен сөртеп алды.
– Ярар, әби, «в активном поиске» дип куябыз… Телефоның… Ә менә телефонның соңгы өч номерын гына язабыз. Хәзер күп кызлар шулай итә. Егетләр шылтыратып борчымасын өчен…
Әбисе кулын селтәп, кабат кухняга чыгап китте. Диана исә Маһибәдәр түтинең «стена»сына: «Я вас всех люблю!» дип язылган ромашка чәчәге куйды. Аннары «Мои видеозаписи» дигәнгә Нюшаның яңа клибын элде.
Аннан соң нәрсә булды, дисезме? Иртәгесен югары оч Йосыф карттан, зират урамында яшәүче Сабирҗан бабайдан, каравылда торучы аксак Хәкимҗаннан дуслашырга теләп «заявка»лар килеп төште. Авылның ферма очында яшәүче Газзә түти исә «Самые красивые девушки нашей деревни» дигән төркемгә керергә кыстап чакыру да җибәргән иде…

Бал корты




– Әнекәй генәм, әле һаман җыенып чыгып китә алмаганнар икән, төш җитә бит инде, – дигән ачулы сүзләреннән соң артка әйләнеп карасам, инде ул ишектән кереп тә китеп бара. Бары, җилфердәп, итәк чабуы гына күренеп калды. Безнең дәү әни шундый инде ул! Ачуы килсә, йөрәгеңә үтәрлек итеп әйтә дә, синең җавабыңны көтеп тә тормыйча, кереп китә. Калганы үз эшең, уйла, нәтиҗәсен яса, диюе аның.
– Алып бир әле, улым, дуганы? Әйдә, булмаса, бер әйләнеп кайтыйк печәнлекне, – диде дәү әти, ат җигә башлап.
Ел да шулай. Печәнгә төшәр алдыннан, дәү әтием белән бергәләп, чабылачак җирне карап кайтабыз.
Әнә көн инде кыздыра ук башлады. Дәү әнием бер дә юкка ачуланмаган икән шул! Мин эссегә чыдый алмыйча, утырган җирдән ышыкланыр урын карый башладым. Дилбегәне җиңелчә каккалап барган дәү әтием көлемсерәп куйды да:
– Нәрсә, улым, башыңны кояш кыздырамы? Әнә шул яфракны түбәтәең эченә куй. Табигать ул мәрхәмәтле, үз баласына ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер! – дип, атны туктатты да, юл кырыенда үсеп утырган шактый дәү әрекмән яфрагын өзеп алып миңа сузды. Чыннан да, аны башка япкач, бераз рәхәт булып китте.
Күктә тургай сайрый. Ат әкрен генә юырта. Шуңа арбаның үзенә бер төрле күңелле шыгырдаган тавышы кушыла. Мин юл кырыенда күренеп калган күгәрчен күзе, миләүшә, канәфергә охшаган кызыл төстәге чәчәкләргә сокланып барам. Шунда, исемен дә белмәгән аеруча матур чәчәк күреп, дәү әтиемә туктарга куштым. Ат туктауга, арбадан җиңел генә сикереп төштем дә чәчәккә үрелдем. Аны өзеп алып исни генә башлаган идем, ни күрим – таҗ арасында бал корты! Ул башы белән чумып, нечкә арт аякларын чәчәк таҗына терәп, нектар суыра иде.
– Дәү әти, кара әле, бу бит безнең бал корты! Бал җыярга дип кая хәтле килгән!
– Шулай шул, улым. Бал җыю аларга да җиңел түгел. Ләкин алар шөпшәләр кебек ялкауланып ятмый. Матур кәрәз үреп, балны мулдан тутырып куялар! Шифалы бал кешеләргә файда китерсен, диләр.
Мин чәчәкне саклык белән генә арба төбенә салынган печән өстенә куйдым. Бал кортының күңеленә бу бик хуш килмәде күрәсең, чәчәк таҗыннан чыгып, нәфис канатларын җилпеп очты да китте. Аның безелдәгән тавышы колагымда шактый вакыт яңгырап торды әле.
Атыбыз, таныш юлдан уңга борылып, болынга да килеп җитте. Бу безнең печән чабылачак Сафия аланы иде. Печәннең куе булачагына куанган дәү әтием, зур-зур адымнар белән атлап, аланны аркылыга-буйга иңләп чыкты. Күк йөзе чалт аяз. Күзгә күренмәс биеклектә тургай сайрый. Кинәт кайдадыр самолет гүләгән тавыш ишетелде. Аны эзләп як-якка карангалап торганда, баш өстеннән очып та үтте. Куркыныч булып китте. Никтер ул мин кинода күргән самолетны хәтерләтте. Бу самолет та кара төстә җитмәсә.
Дәү әтиемнең йомшак кына итеп:
– Әйдә әле, бахбай, атлый төш, өстеңә кигәвен урынына самолет куна бит! – дигән тавышын ишеткәч, айнып киткәндәй булдым.
Кичен йокыга китә алмыйча азапландым. Әллә каян кара самолет килеп чыгар да минем өскә төшәр кебек.
Иртән бал корты безелдәгән тавышка уянып китеп, сикереп үк тордым. Ачык калган форточкадан кергән икән. Әллә бүлмәдәге чәчәкләрне күреп, бал җыярга уйладымы икән? Тиз генә сикереп тордым да ишегалдына йөгереп чыктым. Борыныма тәмле төтен исе килеп бәрелде. Дәү әтием белән дәү әнием, умарта өстенә иелеп, үзара мыдыр-мыдыр нидер сөйләшә. Менә бер ояны, икенчесен, өченчесен ачтылар. Аннан кабат беренче ояга килделәр. Аларның үз-үзләрен тотышыннан нидер булганын аңлап алдым. Келәт почмагына элеп куйган битлекне алып, мин дә алар янына киттем. Мине күргәч, дәү әтием ояга ишарәләп күрсәтте дә:
– Әй улым, улым! Бу оҗмах кортларына да көн бетте… Нинди тырыш, уңган бит алар! Балны берәү дә бал корты сыман ясый алмый бит, югыйсә. Болай да бит аларның гомерләре бик кыска, нибары бер сезон. Шуларны кырларга агу сибеп агуламасалар соң… – дип куйды. Көч-хәл белән аякларын селкетеп, кире аркан яткан бал кортларын күргәч, йөрәгем жу-у итеп китте. Мескенем, кояш белән торып ул да болынга очкандыр, бүксәсен тутырып чәчәк балы алып кайтырга ниятләгәндер… Әй, самолет, килмә син безнең як кырларына-тугайларына! Сипмә син җиһанга үлем агуын!
Чәчәк таҗларына чык тулган. Мин генә түгел, дәү әтием белән дәү әнием дә, хәтта бал кортлары кунар чәчәкләр дә тавышсыз-тынсыз гына елый иде.

Себер дураклары




Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. «Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» кебек популяр җырлар авторы соңгы елларда чәчмә әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләре «Идел» журналында басылып та чыкты. Бүген 70 яшен билгеләп үткән Алмаз абыйның укучыларыбызга бүләге бар: яңа гына табадан төшкән «Себер Мәҗнүннәре» повестен тәкъдим итә. 
Кереш сүз
Казан. Бишбалта бистәсе. Алмазлар ишегалды. Өстәл. Мул табын. Рөстәм белән Алмаз шашлык кыздыра, Хәмзә исә Данил белән Азатны тыңлап утыра. Тегеләр шулхәтле үзәкләрне өзеп, елый-елый сөйләшә, хәтта Хәмзәнең дә күзләрендә яшь бөртекләре чагыла. Данилнең җаны бигрәкләр өзгәләнә:
– Барачакмын мин аның янына! Ул минем мәңгелек мәхәббәтем! Оныта алмыйм, күз алдымнан китми…
Хәмзә берни аңламыйча Азатка карый.
– Кая барырга маташа ул, кем янына?
– Себердә калган мәхәббәте инде…
– Һаман шуны сагынамы?
– Күңеле нечкәргән чакларда гына…
– Шулхәтле матур идемени соң ул кыз?
– Дөресен әйткәндә, гаҗәп иде!
Данил, онытылып, һаман өстәлне төя:
– Яратам мин аны, яратам!!!
Азат:
– Хәзер хатынын мактый башлый ул. Дөресен әйткәндә, хатыны күпкә чибәррәк аның!
– Кылана гынамы?
– Шайтан белсен…
Азат аны юатырга керешә:
– Бетеренмә әле, Данил, хәзер ул син күргән кыз түгел инде. Егерме җиде ел үткән бит! Егерме җиде ел! Кияүгә чыгып, тәпән хәтле тазаргандыр, мыек та чыккандыр үзенә… Биш баласы, ун оныгы бардыр…
– Юк, алай димә, ул мине көткәндер…
– Әйе, көтте ди! Син аңа бер хәбәр бирмә, ә ул сине көтеп ята, ыһы!… Әнә, мин дә шулай уйлаган идем үземнекен. Чакырдым Казанга. Самолеттан каршы алырга бардым. Төшүчеләр арасыннан эзлим – юк аңа охшаган кеше. Башта ук яныма бер юан хатын килеп туктады. Инде самолеттан чыгучы калмады – минеке юк. Ә теге хатын тора да тора.
– Кого встречаете? – ди.
– Одну девушку, – дим.
– Девушке сколько лет? – ди.
– Около сорока, – дим.
– Как вас зовут? – ди.
– Азат, – дим.
– Ә минеке – Зөлфия, – ди.
Менә сиңа мә! Танымадым мин аны. Ул да миңа шикләнеп карап торган иде, нинди мужик икән бу, дип… Чүтеки чирек гасыр вакыт үткән бит! Гел яшь калып булмый… Каян танысын ул мине – бүксәле ирне. Теге чакта бит мин сөлек кебек утыз яшьлек буйдак егет идем… Әйтәм ич, үзем дә танымадым. Ресторанга кереп ашап-эчеп, сөйләшкән булып утырдык та, кире самолетына озаттым. Аны да, әйтер идем инде, нәрсә өмет итеп килгән ул бу хәтле җиргә?.. Башсыз хатын дип әйтмәс идем үзен – Төмәндәге бер район роносында эшли икән. Өч баласы буйга җиткән, кайсы өйләнеп, кайсы кияүгә чыгып тормыш корганнар. Үзе ялгыз калган – ире авариягә эләгеп харап булган… Жәлләп утырдым инде – аһ-ваһ килеп…
Азатның сүзе беткәч, барысы да тынып калды. Кемне кызганырга белмәссең – Себердән нәрсәдер өмет итеп килгән ханымнымы, әллә, үзе сөйләгән хикәятеннән моңсуланып калган Азатнымы?.. Язмыш нечкәлекләре дип әйтик тә, үткәннәрне һәм алда күрәчәкләрне язмышка сылтыйк. Шулай юатыйк үзебезне.
Рөстәм барысына караганда да җәмгыятькә уңайрак җайлашкан. Университетта алган белеме буенча филолог булса да, хәзерге профессиясе башка – ул юл төзү оешмасы җитәкчесе. Көн-төн эштә, авторитеты югары. Әмма кайберәүләр кебек борын чөеп йөрми. Әле дә менә яшьлектә Себердә концерт куеп кайтулары турында китап язуларын үтенә.
Бүген дә, кыздырган шашлыкларын өстәлгә куйгач, шул турыда тагын бер мәртәбә сүз кузгатты:
– Мин китап язуга җаваплы карарга кирәк дип уйлыйм, – диде ул. – Безнең яшьлектә мавыгуыбыз, без яшәгән еллар һәм үткән юллар, үзебез өчен генә түгел, киләчәктә безне алыштырачак яшьләргә бик тә әһәмиятле булыр иде. Без үзенчәлекле музыкаль төркем булдык. Безнең милли эстрадага үз карашыбыз бар иде. Без аны үзебезчә барлыкка китердек. Безне яраттылар, ә бәлки, безнең язмыш белән кызыксынучылар да бардыр… Хәмзә абый, әйдә, алын әле шушы эшкә!
– Мин каршы түгел, – диде Хәмзә. – Чынлап та, бу сезнең балаларыгызга, оныкларыгызга, туганнарыгызга кирәк. Сез бит, үзегез дә сизмәстән, зур эш башкарган егетләр.
Шулчак Азат, гадәтенә туры килмәгән тыйнаклык белән, кулын күтәреп сүз сорады:
– Ә Уйфикер белән Гөлчәчәкне нишләтәбез? Себергә барганда безнең төркем составында алар да бар иде бит…
– Әйе, Хәмзә абый, сиңа бу кешеләр белән очрашып алырга кирәк булыр.
– Кемнәр инде алар?
– Аларны табып булырмы икән хәзер, – дип шикләнеп куйды Алмаз. – Уйфикер – Фәннәр Академиясендә халык авыз иҗаты белән шөгыльләнүче фән кандидаты. Шунда микән ул, әйтә алмыйм… Ә Гөлчәчәкне табып була, ул Казан мәктәпләренең берсендә завуч. Аның белән проблема килеп чыкмас – адресын бирермен.
– Сезнең белән Себердә ни эшләп йөрде инде алар?
Сүзгә Данил кушылды:
– Гөлчәчәк – ансамбльнең төп җырчысы иде. Чибәр… Бик моңлы тавышлы, безнең белән бергә университетта укыган студент-филолог.
– Ә Уйфикер?
– Анысы Татарстанның кояш чыккан, Башкортстанның кояш баткан ягындагы районның бер авылыннан Казанга килеп, Мәдәният институтында сигез ел укып та һаман шуны бетереп җиткерә алмаган, әмма галим булырга хыялланучы бер адәми зат иде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, халык авыз иҗаты җыеп йөрүче…
– Сузма инде, турысын әйт, Данил, – диде Азат. – «Аферист!» диген.
Көлештеләр. Килештеләр.
Данил: «Хәзер сүземне бетерәм», – дигән шикелле ишарә ясады да тагын берничә җөмлә өстәп куйды:
– Безгә килеп эләгүенең сәбәбе – Гөлчәчәкнең сөйгән егете иде ул. Себергә бергә баруны кирәк тапканнардыр. Дүрт егеткә ышанып чыгарып җибәрергә курыккандыр Гөлчәчәкне әти-әнисе. Шикләнмәслек тә түгел шул – егетләрнең асыллары җыелган ансамбльгә – йә берәрсе Гөлчәчәктән хатын ясап куймас дип кем ышандыра ала?!
– Казанда ук кармак салучылар булды инде кызга… – дип Данилнең сүзен бүлде Рөстәм, Данилнең үзенә карап.
– На что намекаешь? – диде Данил серле көлемсерәп. – Үзеңне бел! Син дә кысылып йөрдең әле анда!
– Кайда?
– Гөлчәчәктән күзеңне алмый идең инде. Онытылып, авыз суларыңны агызып карап торган чакларыңны күп мәртәбәләр күргән булды.
– Юкны сөйләмәсәнә! Карап торсам ни булган? Мин аның сылулыгына гына соклана идем…
Үртәшүне Алмаз туктатты:
– Дөресен әйткәндә, Гөлчәчәккә беребез дә битараф түгел идек, шулай бит, Азат абый?
– Шулай… Мин үзем дә…
– Нигә тынып калдың?
– Фольклорчысы артыннан ияреп йөрмәгән булса…
– Ну, ну…
– Университетын укытып бетереп…
– Нишләр идең?.. Нишләр идең?..
– Фольклорчысын бик яратса да…
– Әйтеп бетер инде?!
– Туй үткәрер идек…
– Кем белән?
– Кем белгән…
– Уф, алла… ну шушы Азат абыйны!
– Уйфикере белән! Ярамый кеше арасына керү, егетләр, ярамый! Һәм кермәдек тә… Безгә дә булмады, фольклорчысына да, авылына кайтты да, беренче сөйгән яры белән ярәшеп, әнә, Казанда ду килеп балалар үстереп яшәп яталар. Молодец, Гөлчәчәк!
Хәмзә язылачак әсәрнең сюжет җәелешенә һәм эчтәлегенә бай материаллар булачагын тоеп, куанып утырды. Ара-тирә егетләрнең сүз көрәштерүләренә кушылгалап, көч-куәт биргәндәй, эче катып көлгәләде, җитди сораулар биргәләде – шуларны язгалап утырды.